Иранга Татарстан продукциясен китерү турында Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе губернаторы белән онлайн очрашуда фикер алышты.
Каспий диңгезе буенча логистика маршрутларын үстерергә җыеналар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер «Төньяк-Көньяк»т ранспорт коридоры мәсьәләсе яңадан актуаль. Шулай ук ул губернаторга җибәрелә торган продукция ассортиментын активрак киңәйтергә тәкъдим итте. Президент делегацияне август ахырында ислам дәүләтләренең Яшьләр саммитына чакырды.
Казанда балалар ялы өчен яңа парк барлыкка килә. Республика Президенты Җиңү паркында күчмә киңәшмә уздырды. Нәкъ менә биредә яңа үзәк ачылырга тиеш. Мәйданы Кырлай паркыннан ике тапкыр күбрәк. Рөстәм Миңнеханов җирлекнең геодезиясен өйрәнергә, халык фикере белән проект эшләргә, җәмәгать тыңлауларын үткәрергә кушты. Президент Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчыкны үзгәртү буенча да күрсәтмә бирде. Аны тагын да уңайлырак итәргә, газон, эскәмияләрне яңартырга, касә янындагы ярны тигезләргә, Кремльгә дамба буйлап турыдан-туры чыгуны оештырырга кирәк. Биредә шулай ук шәһәр бәйрәмнәрен үткәрү өчен даими сәхнә барлыкка килергә тиеш.