Туристлык кешбэгы программасының көзге этабы срокларын игълан итте. Аның буенча гражданнарга юллама бәясенең 20 процентына кадәр кире кайтаралар.
«Аны 1 октябрьдән башлап җибәрергә дигән карар кабул ителде. Ул 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк», — диде ул туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү турындагы киңәшмәдә.
Бу чорда сәфәр кылырга кирәк булачак, ә круизлар өлешендә — 1 сентябрьдән алып навигация чоры тәмамланганчы. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Турлар 25 августтан сатыла башлый. Программада илнең барлык төбәкләре дә катнаша.