Республикада бөртеклеләрне җыю дәвам итә. “Чирмешән – агро” хуҗалыгы мул уңышка өметләнә. Әлеге районның яшь комбанчылары да «Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесенең финалына чыгарга дәгъва кылучы яшьләр экипажлары да бар. Урак барышын безнең хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Июль аендагы һава торышы эшне бераз тоткарлса да, “Чирмешән – агро” хуҗалыгы мул уңышка өметләнә. «Чирмешән-агро» хуҗалыгында хәзер арпа, борчак, бодай, кукуруз һәм көнбагыш суктыралар. 4 мең 400 гектарлы мәйданда 4 комбайн эшли.
Урып-җыю кампаниясе барышында язын вакытында чәчүчеләрнең уңышы мулдан. Алар арасында «Би-Агро» Чирмешән хуҗалыгы да бар. Монда борчак үстерәләр. Механизаторлар һәм машина йөртүчеләр үз эшләренең осталары. Иртәдән кичкә кадәр җиң
31 нче июльдә урак өсте борчак җыюдан башлана. Хәзер исә — бодай, арпа, рапс һәм башка бөртеклеләрне урыла. Районда барлыгы 87 комбайн эшли. Машиналарның 80 проценты яңа. Бу сизелерлек өстенлек бирә — ремонт эшләренә тоткарлыклар юк диярлек.
Чирмешәнлеләр әлеге урып-җыю барышында районның яшьләр экипажлары “Хезмәт кешесен данлыйбыз” 14 нче республика конкурсының финалына чыгарга өметләнә. Безнең телерадиокомпаниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә үткәрелгән конкурсы дәвам итә. Республика яшьләре арасында абсолют урак батыры урып-җыю тәмамланганнан соң Казанда ачыклана.
Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.