Казансу буйлап «Вдохновение» Елга трамвае йөри башлады. Беренче сәяхәттә безнең хәбәрчеләрбез дә булып кайтты.Хәзер Елга трамваена утырып, елга киңлегеннән шәһәр матурлыгы белән сокланырга теләүчеләр шактый.
40 минутлык сәяхәт Казан гаилә үзәге янында башлана һәм тәмамлана. Экскурсовод Казан шәһәре турында, тарихи һәм кызыклы мизгелләр белән таныштыра.
Теплодка 50 кешегә кадәр сыя. Елга трамваеның тышкы кәяфәте игьтибарны аеруча җәлеп итә: ачык палуба, салон түбә астына урнаштырылган. Бортта куркынычсызлык техникасы катгый, һәр пассажирга коткару камзулы каралган, бәдрәфханә hәм кечкенә генә бар да каралган.
Проект башкала мэриясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Барлык пассажирлар да иминиятләштерелгән, теплоходка лицензия дә каралган.
Елга трамваенда теләге булган барлык кешеләр дә 1 октябрьгә кадәр йөри ала. Теплоход көн саен иртәнге 11дә йөри башлый. Пассажирлар шәһәрнең төнге утлары белән дә хозурлана ала.
Динә Нәҗметдинова, Александр Шмагин. Альберт Фасхиев Татарстан яңалыклары.