Татарстан Республикасының Буа районы турында иллюстрацияләнгән мәгълүмати-фәнни басма әзерләнде. Китапта беренче тапкыр районның тарихы, хәзерге заман торышы, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, тарихи-мәдәни һәйкәлләре буенча фәнни белешмәләр гомумиләштереп бирелгән.
Энциклопедик хәзинәгә өч мең ярым мәкалә, шул исәптән 2,5нан артык биографик мәкаләләр, өч меңнән артык иллюстрация кертелгән. Китапның гомуми күләме 808 бит. Тиздән аның тәкъдим итү кичәсе дә булыр дип көтелә. Энциклопедия Буа якташлык җәмгыяте башлап йөрүендә әзерләнгән. Китапны алырга теләүчеләр дә нәкъ менә якташлык җәмгыятенә һәм Буа үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.