Республикада бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Заволжьеда лидерларның берсе — Буа игенчеләре, бер гектардан 41 центнер ашлык суктырганнар. Алар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» яшь комбайнчылар конкурсының финалына чыгарга дәгъва кылучы яшьләр экипажлары да бар. Моннан тыш, комбайн штурвалы артында хәтта гаилә парлары да эшли.
«Авангард» хуҗалыгында урып-җыю масштаблары кош очкан биеклектән бик яхшы күренә. Уңыш шундый булган ки, бер гектардан бер бункер тула.
Урып-җыю эшендә ирле-хатынлы эшләүчеләр дә бар. Алексей Захаров 7 ел элек уракка үзе белән беренче тапкыр хатынын ала, шуннан бирле уракта гел бергә.
Захаровлардан Сөнгатовлар гаиләсе калышмый.
17 мең гектарда арпа, бодай, борчак һәм соя чәчелгән. Уңыш әйбәт чыккач комбайнчыларның да кәефе әйбәт. Комбайннар сәгать кебек эшли.
Июль ахырында яуган боз уңышны киметсә дә, калганын вакытында түкми-чәчми җыеп алырга тырышалар.
Район буенча барлыгы 90 комбайн эшли. Ашлыкны барлыгы 54 мең гектар мәйданнан җыярга кирәк.
Буа яшьләр экипажы «Хезмәт кешесен данлыйбыз” конкурсның финалына чыгарга исәп тота. Кыр эшләренең күбесе алда әле. Өстәвенә терлек азыгы да әзерләнә, көзге чәчүгә дә озак калмый.
Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Татарстан яңалыкларыд, Буа районы.