Казанда көзге авыл хуҗалыгы азык-төлек продуктлары ярминкәсе 10нчы сентябрьдә башлана.
Башкала башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, хәзер Юдинода Революцион урамында яңа чатыр мәйданчыгы төзелә. Фермер азык-төлек продуктлары белән сәүдә итү дә көтелә, аларга бәяләр түбәнрәк була. Кулланучылар базары комитеты көн саен социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләр мониторингын алып бара. Шәһәр кибетләрендәге товарларга килгәндә, алар тоткарлыксыз китерелә, ә сәүдә предприятиеләре гадәти режимда эшли.