Казанның «Ярдәм» мәчетендә сәламәтлеге чикле кешеләр өчен беренче спорткомплекс ачылды. Анда күпме кеше шөгыльләнә ала, Махсус тренерлар җитәрлекме?
Биредә көн саен 500гә якын кеше, шул исәптән паралимпиячеләр дә шөгыльләнә ала. Яңа комплексны Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты һәм спортчылар белән аралашты. Беренче катта спорт залы, массакүләм спорт төрләре өчен. Икенчесендә -көч һәм кардиотренировкалар өчен заллар, массаж кабинеты, мускулларны стимуляцияләү өчен дәвалау җиһазлары булган кабинет һәм умыртка баганасы белән эшләү өчен инверсион өстәл.
Барлык тренажерлар да – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен заманча һәм җайлаштырылган. Комплекста дәресләр көн саен үткәрелә, процесс белән 8 тренер җитәкчелек итә, сентябрьгә, штатны 15кә кадәр арттырачаклар.