Базарда яшелчә һәм җиләк-җимеш сатучы пенсионер әбиләрнең көне ничек үтә? Товарны кайдан алалар һәм көнгә ничә сум акча эшлиләр? Әлеге сораларга җавап алдагы сюжетта.
Яшел тәмләткечләрен сатарга керешкәнче Рәисә Әхмәт кызы бүген бик күп эш башкарган. Таңда уянып, Нурлат авылындагы үз кишәрлегеннән яшелчә җыйган һәм Казандагы Мәскәү базарына юл тоткан.
Рәисә ханымның авылда 20 сутый җире бар. Җыеп алган уңышын туганнарына күчтәнәчкә бирә, кыш көнне ашарга төрле-төрле салатлар ясый, артканын сатып акча да эшли. Бернәрсәне дә әрәм итми. Һәм Рәисә ханым шикелле хуҗабикәләр Мәскәү базарында шактый.
Һәрбер сатучының бәясе төрле, әлеге күренешкә бик күп факторлар тәэсир итә. Мәсәлән, бөтен сатучы да сатырга помидор алып килсә, әлеге товарның бәясе түбәнәя.
Хәзерге вакытта әбиләр кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр сата.Социаль сораштыру нәтиҗәсендә, Халыкның яртысы кышка кыяр. помидор консервлау белән шөгыльләнә. Өчтән бер өлеше запас күләмен арттырырга планлаштыра.
Динә Нәҗметдинова, Булат Шакиев Дамир Мухамтеханов, Татарстан яңалыклары.