Исәп-хисаплардагы хаталар яки яңа тарифлар. Зимняя Горка авылында яшәүчеләрне июль аендагы түләү кәгазендәге саннар куркыткан. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару графасында-11, 15 һәм 20 мең сум. Моның сәбәбе нидә?
Хәзер чүп-чарга исәп-хисап килде. Ул каян барлыкка килгән соң? 2019 елдан башлап…
Өч ел халыкка чүп-чар өчен бер генә түләү дә килмәде, бүген – барлык еллар өчен исәп-хисап. Змняя горка халкы коммуналь математиканы хәзер бергәләп өйрәнә. Законнарны да шулай бергәләп өйрәнәбез. ТКХ үзәгеннән экспертлар әйтүенчә, 2019 елдан һәр милекче чүп чыгаруга региональ оператор белән килешү төзергә тиеш булган.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү турындагы килешүне милеккә хакукын теркәгәндә һәркем төзергә тиеш. Килешү төзү бурычы 89-нчы Федераль законда турыдан-туры каралган.Бу турыдагы килешүнең кайчан төзелүенә карамастан, түләү 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап алына.
Шул ук закон буенча, моның өчен милекченең имзасы кирәкми. Торак пункт бар-хезмәт күрсәтүче оешма да бар. Тик бу бары тик хезмәт күрсәтелгәндә генә гамәлдә, халык үзәкләштерелгән контейнерлар юк, диләр. ТКХ регоператоры барлык хезмәтләр дә күрсәтелгән, дип ышандыра. Һәм хәтта халык белән онлайн очрашу да уздырырга әзер.зү бурычы 89 — ФЗ номерлы Федераль закон СНХ Айрат Шаһивәлиев
«Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компанияләрнең торак биналар белән эшләү бүлеге башлыгы
Федераль закон нигезендә халык, әгәр алар аның белән килешмәсә, яңадан исәп-хисап ясый ала.
Бу очрашуда күрше Тургай бистәсеннән дә сораулар каралачак. Шунда ук түләүләрне яңадан исәпләтеп алдылар. Тик башка сәбәп аркасында-чүп өчен алар күчемсез милек милекчеләр ширкәтенә түләгәннәр. Җирле халык ышандырганча, региональ операторга кадәр акча барып җитмәгән яки бу айда торак-коммуналь хуҗалыкка тапшырган кешеләрдән акча күчерелгән. Хәлне арадашчылардан башка аңлатачаклар. Онлайн очрашу иртәнге сәгать 10да Вконтакте социаль челтәрендә башланды.белән каралган.