Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды. Аз керемле, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Алар тулы комплект кирәк-яраклары алачак. Барлык ярдәм күрсәтергә теләүчеләр канцелярия әйберләрен 26 августка кадәр Карл Маркс урамындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә алып килә ала.