Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе сайтында суның сыйфаты начар булу сәбәпле су керү тыелган пляжлар исемлеге дөнья күргән.
Әйтик, Казанның «Комсомол», «Зур Аккош күле», Лаеш, Мамадыш, Лениногорск һәм Мөслим авылындагы пляжларда су коену тыела. Моннан тыш, Минзәлә шәһәрендәге Минзәлә елгасының уң һәм сул як ярларындагы комлыклар да ведомство тикшерүен уза алмаган.
Әлеге пляжларда су керергә киңәш ителми,