Россия Президенты Владимир Путин шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренә түләү өчен ана капиталы акчаларын файдаланырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Әлеге акчаны шулай ук торак шартларын яхшыртуга, инвалид балаларны социаль тернәкләндерү чыгымнарына түләргә, хатын-кыз пенсиясенең тупланма өлешенә яки 3 яшькә кадәрге икенче баланың айлык түләүләренә юнәлтергә мөмкин.