Тарихи базар кабат эшли башлады. Борынгы Болгар шәһәрендәге иң зур сәүдә мәйданчыгы яңартылды. Ага базар этно мәдәни фестивале уза.
Күп гасырлар элек нәкъ менә шунда бөтен дөньядан һөнәрчеләр, осталар һәм сәүдәгәрләр җыелган. Хәзер бу традицияне яңадан торгызалар – халык осталары киштәләрендә кулдан эшләнгән товарлар тәкъдим ителә, һөнәрчелек буенча осталык дәресләре оештырыла. Кич белән барлык кунакларны концерт, татар халык уеннары көтә. Борынгы калада 10 мең кешене кабул итәргә ниятлиләр. Теплоходларда барырга мөмкин. Ике теплоходның Мәскәүдән үк килүе көтелә.