Тарихи ядкәрьләргә сакчыл караш. Буа районындагы Ивашевларның утары күп еллык тарих серләрен ача. Биредә декабристлар чорында яшәгән гаилә заманында ерак Себергә сөрелә. Хәзер бу йорт тарихи һәйкәлләр арасына керә. Утарның торышын безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.
Алпавытлар нәселеннән булган атаклы хәрби инженер Петр Ивашев, соңрак аның улы декабрист Василий яраткан зур йорт юк инде. Ивашевка авылында туып-үскән Александр Корунов балачакта бу урында уйнавын хәтерли.
Бер фараз буенча, бу җирләр Петр Ивашевка Екатерина патша тарафыннан бирелгән. Башка чыганаклар буенча, ул Сембер губернаторының хатыны Вераның кызы аша бирелгән. Алар янына еш кына аның улы Василий килә. Гашыйк кыз әнисе белән декабрист артыннан Себергә китә.
30 яшьтә Камилла бала тудырганда вафат була. Василий Ивашевның гомере бер елдан соң өзелә. Алар икесе дә Туринскида җирләнгән. 1856 елда император Александр II гаиләгә дворян исемен кайтару турында указ чыгара. Хәзер Ивашевлар паркы табигать һәйкәле булып санала, территория Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы реестрына кертелгән.
Бер ел элек Буа драма театры «Утарның мәдәни киңлеге” дигән Халыкара театр фестивален оештырды.Ивашевкада танылган мәдәният эшлеклеләре, артистлар булды. Киләчәктә бирегә туристларны җәлеп итү фикере бар.