Республика хөкүмәтендә узган брифингта бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Быел Татарстан мәктәпләрен 17 меңнән артык укучы тәмамлаган. Кайсы фәннәрдән сынаулар ничек узган? Бу хакта киләсе материалда.
Чыгарылыш сыйныф укучылары биология, химия һәм физика фәннәреннән иң аз баллар җыйган. Иң югары баллар инглиз, француз, рус, немец телләренә туры килә. Инглиз теленнән уртача балл 80нән артык, бу Россия күрсәткеченнән 7 баллга күбрәк.
Быелгы 11 сыйныф укучылары эпидемиологик хәл сәбәпле, гомуми дәүләт имтиханнарын тапшырмагааннар иде. Бердәм дәүләт имтиханарында 218 укучы йөзәр балл җыйган, шуларның 14 е ике фәннән. Туган телдә имтихан бирүдә эшләр ничек тора соң?
Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын югары уку йортларына кабул итү бара. Ә имтиханнарны тапшырмаган һәм аттестат ала алмаган 77 укучы өстәмә сынауларны сентябрь аенда бирергә тиеш.