Көннәр җылыткач, Татарстанда кара еланнар үрчегән. Елан чагып, табибларга мөрәҗәгать итү очраклары арткан. Зәһәр еланнардан ничек сакланырга, елан чакса, беренче чиратта, нишләргә?
Елан чагу хәтта кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин. Чаккан урын яндырып авырта.
Кан чыга, чаккан урын шешеп китә.
Сигез яшьлек Хәят Галиәхмәтованы елан авылда ишегалдында чага. Кыз бассейнны юарга җыенып, чирәмдәге еланны күрми. Ярый, әнисе югалып калмый, кызны тиз арада республика клиник хастаханәсенә озаталар.
Кыз терелеп килә. Ә менә Әлмәт районында 13 яшьлек яшүсмерне елан чаккач, хәле тагын да авыррак була. Шок кичерә, тәне шешенә. Табибларга гомерен саклап калу өчен күп тырышырга туры килә.
Чаллыда бер атнада өч өлкән яшьтәге кешене елан чагып, хастаханәгә китерәләр. Татарстан территориясендә өч төрле агулы зәһәр дала еланы һәм кара елан исәпләнә.
Урманда кызуда тыгыз резина аяк киемнәрен кияргә, игътибарлы булырга кирәк.
Елан гадәттә өстенә баскач яки берәр әйбер белән сугып, куркытканда һөҗүм итә.
Зыян күрүче агуны организмнан чыгару өчен күп су эчәргә тиеш. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.