Туп кебек түгәрәк, чәнечкеле энәләр. Керпеләр беренче карашка күзне иркәли.Тик табиблар дача, бакча участокларында, урманнарда очраган кыргый керпеләргә кагылмаска киңәш итә. Керпеләр чирле булып, төрле йогышлы, куркыныч вирус таратырга мөмкин.
Урманнарда яки дачада, беренче карашка, зарарсыз тоелган керпене һәркем яратып карый. Тик уенчыкка охшаган җәнлек чир чыганагы булырга мөмкин, бу турыда күпләр белми.
Шуңа күрә кыргый җәнлек белән очрашканда, иң яхшысы – яныннан узу. Ялгыш кына керпенең энәсе тәнгә кадалса, хәлне күзәтеп торырга кирәк. Вирус булганда, тән температурасы күтәрелә, күңел болгана, баш авырта, тиредә кызыл таплар барлыкка килә – болар куркыныч сигналлар. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Керпене өйгә алып кайтырга ярамый. Керпеләрне сатып, акча эшләүчеләр дә бар.
Керпе сатып алырга теләүчеләргә, питомникларга мөрәҗәгать итү яхшырак. Казанда крпеләрне үрчетмиләр диярлек, Мәскәү һәм Питербург питомникларына заказ бирсергә була. Хайваннар – декоратив, димәк, сәламәтлеккә куркынычсыз.
Әгәр йортка керпе сатып алу мөмкинлеге юк икән, Казанда аларны махсус урында күреп була.
Биредә 8 кечкенә, декоратив, махсус үстерелгән керпе бар. Алар сәламәтлеккә куркыынычлы түгел.
Мондый сөйкемле хайваннар белән аралашу кешегә дә кирәк. Иң мөһиме-саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү.