Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Демографик сәясәтне гамәлгә
ашыруда хакимият, коммерцияле булмаган оешмалар фән бердәмлеге» дигән V
республика форумы кысаларында фикер алышу узды. Анда республикада
демографик сәясәтне гамәлгә ашыруда үзара эшчәнлек проблемалары каралды.
Киләчәктә демография өлкәсендә безне нинди үзгәрешләр көтә? Шуңа бәйле
сорауларга Искәндәр Гыймалтдинов җавап эзләде.
Киләсе елда 39 меңнән артык бала тууы көтелә. Ә 10 елдан соң, бу сан 29 меңгә төшәргә
мөмкин. Татарстанда кеше санын саклап калу өчен нинди миграцион вәзгыять
булырга тиеш?
Ведомствоара дискуссия мәйданчыгы гаилә һәм демография институты өлкәсендәге
тискәре тенденцияләр проблемасын җайга салуны күздә тотты. Аңа экспертлар
анализ ясый.
Әйе, гаилә проблемалары турында сөйләгәндә, аерым әтиләр, әниләр һәм балалар
язмышы турында да онытырга кирәкми. Киләчәктә безне олы үзгәрешләр көтә,
аларга һәрьяклап әзер булып торырга кирәк.