Питрау, Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне — керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Әлеге бәйрәмдә безнең коллегаларыбыз Фәннур Хәсәнов һәм Александр Решеткин да кунак булдылар.
12 июль – христианнарда Петр һәм Павел апостолларны искә ала торган көн. Аның асылы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Элек ул халыкта Чәчәк бәйрәме дип йөртелгән. Бу бәйрәм Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән бик күпләрне Мамадыш районы Җөри авылы Тырлау аланына җыйнады.
Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук төзелгән һәм ул дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Питрау, Торыйсын, Элҗен, Пыкрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый. Зур мәйданда оештырылган тамаша шуның ачык мисалы булды.
Питрау җитте – җәй бетте, ди халык. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр. Шул вакытта яшьләр бер-берсенә сүз бирешкәннәр, туйлар ясарга вәгъдәләр бирешкәннәр.
Бүгенге көндә күп авылларда Питрау бәйрәмнәре кабат яңартылды. Мамадыш районы Җөри авылы Тырлау аланындагы Питрау исә республикабызда керәшен мәдәнияте фестивале дәрәҗәсендә уздырыла. Монда ел саен меңләгән кеше җыела. Татарстан күләмендә уздырылган керәшен җыенына Татарстанның барлык авыл- калаларыннан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Удмуртия, Самардан һәм Россиянең башка регионнарыннан кунаклар җыела, фольклор ансамбльләре чыгышлар ясый. Бәйрәмнең бер матур күрке ул керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгышы булса, Питрауның аерылгысыз өлеше – “Питрау чибәре” конкурсы. Элек заманнарда да керәшен егетләрне кызларны Питрауда күзләгән, Покрауда туй иткән. Күп авылларда Питрау бәйрәмнәренең торгызылуы, борынгы йолаларыбызның яңаруы бик мөһим, шул ук вакытта кирәкле күренеш. Әлеге бәйге “Питрау чибәре” билләр, буйлар үлчи торган бәйге түгел, ул – этник конкурс,- дип аңлатып узды әлеге конкурсның җюри рәисе. Кызларның керәшеннәрнең традицияләрен, йолаларын, мәдәниятен белүе, үзенең дә нинди дә булса сәләтен күрсәтүе – ярышның төп асылы.
Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Шуңа да бүгенге көн Питрау бәйрәме дә кичке якта башланып таң атканчыга кадәр дәвам итә. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары — армспорт, гер күтәрү, көрәш, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу, судан кул белән балык тоту һәм башка уеннар оештырыла. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана.
И керәшен, карендәшем минем,
Халкымның бер асыл бизәге.
Безнең моңны бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Үзәннәрдә билдән чәчкә үлән,
Җир дымлыга шулай үсәме?
Әүвәлгедән мактап сөйләнелгән,
Җырга кергән Питрау бәйрәме.