Көннәр эсселәнгәч, черкиләр бик активлашты. Хәзер алар бакча, дача участокларында, урманнарда гына түгел, шәһәр җирендә дә күпләп үрчи. Черкиләрдән котылу өчен сулыкларны, яр буйларын махсус препаратлар белән эшкәртәләр. Черкиләрдән котылуның тагын нинди чаралары бар? Хәбәрчебез ачыклады.
Черкиләр тиз арада үрчемәсен өчен, сулыкларда һәм су буйларында кызу эш бара, кан эчүчеләргә каршы махсус катнашма белән дезинфекциялиләр.
32 гектарга якын мәйданда Казансу буе эретмә белән эшкәртелә. Куакларга, утрауларга аерым игътибар бирелә.
Микробиологик препарат экологиягә зыян китерми, барысы да Роспотребнадзор белгечләренең күзәтүендә.
Черкиләр көннәр эсселәткәч, активлашкан. Агрессив бөҗәкләр урманнарда да, шәһәрдә дә һөҗүм итәләр.
Май җылы булса, бөҗәкләр акрынлап һөҗүм итә, быел исә башкача.
Черкиләрдән саклану өчен индивидуаль препартлар да кулланырга мөмкин. Алар сатуда җитәрлек.