Республика икътисады үсешенә сәнәгать парклары да зур өлеш кертә. Алар эшмәкәрләргә яңа мөмкинлекләр ача.Татарстанда сәнәгать паркларында барлыгы 1 мең 500 резидент эшли. Республика икътисад министрлыгы да зур ярдәм күрсәтә. Сәнәгатьтәге табышлар турында тулырак киләсе сюжетта.
Әле күптән түгел генә бу автомобиль шиннары магистральләрдә йөргән, хәзер маршрут үзгәргән. «Теләче» сәнәгать паркында аларны эшкәртеп, резина материал ясыйлар. Ул юлларга җәю өчен кулланыла. Чил ил санкцияләренә каршы торалар, барлык материаллар да үзебезнең илнеке.
Сәнәгать паркы территориясендә металл ишекләр дә җитештерелә.Товарны республикага һәм Россиянең якындагы шәһәрләргә тараталар. Бер елда 20 меңгә якынишек ясалган. Җиһазларның күп өлеше үзебезнең илнеке.
Бу паркта 11 резидент эшли.Территориянең гомуми мәйданы-40 гектар. Биредә пластмасса әйберләре — кәрзиннәр, урындыклар, савыт – саба – ике йөзләп исемдәге товар җитештерелә.
Республикабызның скверлары һәм паркларын биредә – сәнәгать паркында үстерелә торган чәчәкләр бизи.Элек чәчәк орлыкларына Голландиягә заказ бирсәләр, хәзер орлыкларның 80 проценты үзебезнең илнеке.
Татарстанда сәнәгать парклары эшчәнлеге активлаша. Ел башыннан хезмәткәрләр саны 4 мең 500 кешегә арткан. Республика икътисад министрлыгы да булыша.
Шундый сәнәгать парклары резидентларына елына 4 ярым процент белән 5 миллион сумга кадәр, төзелешкә – 30 миллион сумга кадәр кредит бирәләр.