Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә аэробика буенча мастер-класс үтте. Чараны Казан Мэриясе оештырды. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы өченче дәресе. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Аэробика – гимнастика, бию һәм спорт күнегүләре синтезы. Әлеге терминны Америка физиологы Кеннет Купер уйлап тапкан. Бу спорт төренең төп хәрәкәтләре 2 яки 4 кадәр санаганнан соң адымнар ясаудан гыйбарәт.
Гадәттә ул музыка яңгыраганда уздырыла, чөнки музыка әлеге күнегүләрнең ритмын һәм темпын билгели. Шунысы үзенчәлекле. Горки-Әмәт урманындагы аэробика дәресендә татар телендәге җырлар гына яңгырады.
Бер яктан аэробика сәламәтлек өчен файдалы булса, икенче яктан – вакытны кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле итеп уздыру ысулы. Моңа өстәп, ул стресстан, арганлыктан да котылырга ярдәм итә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.