Яңа Чишмә районының Акъяр авылында яңа иман йорты — мәчет ачылу тантанасы узды.
Авыл үзәгендә яңа ике катлы гыйбадәт йорты акъярлыларның бердәм тырышлыгы,шул исәптән бу авылда туып үскән эшмәкәрләр ярдәме белән төзелде. Тантаналы вакыйгада республика җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре, авыл халкы һәм башка кунаклар катнашты. Яңа мәчет 150 кешегә исәпләнгән. Беренче катта – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ашханә урын алган, икенче катта – уку сыйныфы, фарыз залы һәм имам бүлмәсе урнашкан. “Хәйдәр” исеме бирелгән яңа мәчет турында тулырак репортажны Яңалыкларның җомга чыгрылышында күрсәтәбез.