Санкт-Петербургта яшәүче, Европадан кайткан кеше чирләгән. Йогыш йоктыручыларның күбесе Испаниядә теркәлгән. Республика табиблары нәрсәләр фаразлый? Бу хакта киләсе язмада.
Вирус таралу географиясен киңәйтә. Маймыл чәчәге чире дөньяның 50дән артык илендә ачыкланган. Һәм менә өч айдан соң Россиядә дә беренче очрак теркәлгән.
Маймыл чәчәге авыруының төп билгеләре-бизгәк, көчле баш авырту, лимфа узелларының кабаруы, тимгелләр барлыкка килү. Авыру, нигездә, җиңел формада уза. Инфекционистлар фикеренчә, балачакта бу чирдән прививка ясату 85 процентка якын кешене чирдән саклый. Әмма яңа прививка ясау кампаниясе турында сөйләргә иртәрәк әле.
Авыру белән тыгыз элемтәдә булганда, чир йогарга мөмкин. Яңа вирус турында шәһәр халкы әлегә аз белә.
Авыруга оператив диагноз кую һәм дәвалау өчен республикада бөтен кирәкле шартлар бар. Хәзер табиблар махсус укулар уза. Пациентларны урнаштыру урыыннары билгеләнгән. Беренче чиратта, йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалыйлар.
Фирүзә Насыйрова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.