Казанда яшәүче Максим Ивановның хәйрия проекты тәмамланды. Мотоциклда йөрү мөмкинлеге булмаган кешеләргә ярдәм итеп, ул Россия төбәкләрен әйләнеп чыкты. Аның кызыклы сәяхәте нәтиҗәләре турында киләсе сюжетта.
Бу дөньяда инвалидлар өчен коляскалы мотоциклның бердәнбер «Урал Ретро» моделе. Максим Иванов Сахалиннан Казанга кадәр 15 шәһәрдә булган. 8500 мең километр юл узган, мөмкинлекләре чикләнгән иллеләп кешене утыртып йөргән.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нәкъ менә шундый хис-тойгылары Максимны хәйрия белән шөгыльләнергә этәргән дә инде. Проект Казанда 17 июньдәбашланып, бер айдан соң сәяхәт тәмамланды. Максим сәфәр турында социль челтәрләрдә таныштырып барды.
Пассажирларны табу җиңел булды: кемдер социаль хезмәтләр һәм хәйрия фондлары аша чакырдылар, кемнедер урамда күреп алдылар. Сәфәр вакытында машина йөртүчегә үз хатирәләре белән уртаклаштылар, шәһәр тарихы һәм үз тәэсирләре турында сөйләделәр.
Максим киләчәктә дә Россиянең зур шәһәрләренә баруны планлаштыра.
Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары.