Казансу янында гына да 620 пычранган урын ачыкланган. «Татарстан елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» проектының беренче нәтиҗәләре шундый. Яр буйларындагы чүплекләрне, кышын елга буена кар ташлауны ничек бетерергә, яшәү өчен мөһим булган елга суының чисталыгын ничек сакларга? Белгечләр шушы проблемаларны хәл итәргә тырыша.
Экологлар Казансу яры үзәнлегенең торышын һәрдаим тикшереп торалар.
Куйбышев сусаклагычын туендыручы елга-безнең су чыганагы гел пычранып тора — 620 шундый урын табылган.
Диффузия суларын табу кыенрак, моның белән «Рус географик җәмгыяте» шөгыльләнә. Битараф булмаган казанлыларны да ярдәмгә чакыралар.
Казансуга коя торган елгаларны да шулай итеп күзәтәләр. Бу җентекле мәгълүмат җыярга ярдәм итә. Әлеге мәгълүматләргә соңыннан экологлар һәм галимнәр анализ ясый.
Булат Шакиев, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары.