Казанда «Иминлек каешы» акциясе дәвам итә.ЮХИДИ инспекторлары ай буена машина йөртүчеләрнең үзләре һәм пассажирлар иминлеге турында кайгыртуларына аерым игътибар бирә. Транспортта иминлек каешларын куллануны контрольдә тоталар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, каеш җитди юл – транспорт һәлакәтләре булган очракта гомерне саклап калырга булыша. Алгы утыргычтагы пасссажирларга иминлекне 50 процентка, арткы рәттәгеләргә 25 процентка кадәр арттыра.