Безнең республикадан махсус сайлап алып, әзерлек узган егетләр армиягә китте.
Элиталы полк солдатлары призывниклар өчен осталык дәресләре үткәрделәр. Хәрби рәтләрдә төз йөрү һәм сәламләү алымнарын күрсәттеләр, флагны ничек дөрес итеп чыгарырга өйрәттеләр, ә соңыннан корал белән күрсәтмә чыгышлар ясадылар.Хәрби хезмәткә чакырылучыларны ветераннар, кадет мәктәбе укучылары тантаналы төстә озаттылар.