“Аулак өй – баттл” проекты ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылды.
Проектның зона ярышлары Республиканың ике дистәдән артык районнарында үткәрелде, йөзгә якын катнашучы- кулга китап алып, татар әдәбияты классикларын өйрәнде. “Аулак өй – баттл” катнашучыларына “Зөләйха күзләрен ача” сериалы төшерелгән “Сәмрух” поселогы буенча экскурсия уздырдылар. Агымдагы елның 23 нче июлендә Болгар шәһәрендә “Ага Базар” фестивалендә иҗат берләшмәләре белән “Аулак өй – баттл” проектының финалы узарга тиеш.