16 июль көнне Питрәч авылында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале уза. Кунакларга районда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше элементларын күрсәтәләр. Фестивальнең тарихы, риваятьләре белән кунакларны
театральләштерелгән тамашада таныштырырга җыеналар. Фестиваль территориясендә Татарстан һөнәрчеләре өчен осталык дәресләре, халык уеннары оештырыла, традицион ашлар тәкъдим ителә. Фестивальнең төп вакыйгасы яңа ашамлык әзерләү рекорды булыр дип көтелә. Аш-су осталары 8 мең йомырка кыздырып, барлык кунакларны сыйларга җыеналар.