Беренче яртыеллыкта КПРФ фракциясе 5 утырыш, 2 матбугат конференциясе һәм 2 түгәрәк өстәл үткәрде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында фракция эше нәтиҗәләренә багышланган брифингта сөйләделәр.
Ярты ел эчендә сайлаучыларның 260 мөрәҗәгатен караганнар. Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының беренче секретаре Геннадий Зюгановның Татарстанга визитына да тукталдылар. Эш графикы бик бай булды. Фракция җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, Ленин музей-йортында булды, студентлар белән аралашты, чуваш халкының Уяв мәдәни бәйрәмендә катнашты.