Арча районының төрле өлкәләрендә уңышлы хезмәт куючы актив яшьләре Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Һәркайсы үзен борчыган соравын биреп, район башлыгы белән турыдан-туры әңгәмә корды.
Чараны радио һәм телевидение алып баручысы, Миләүшә Кәшәфетдинова алып барды. Бирегә килгән һәр яшь белгечнең эшчәнлеге белән якыннан танышып, һәркайсына җиткерәсе фикер-тәкъдимнәрен туплап килгән иде.