Әнә шулай зурладылар чыгарылыш сыйныфы укучысы Әдилә Шәйхетдинова белән укытучысы Энҗе Әсәдуллинаны. Дәүләт Советы рәисе урынбасары белән мәгариф һәм фән министры кул кысып рәхмәт хаты тапшырсын әле!
Шунысын да игътибарга алыйк, Норма мәктәбенең данын аларның беренче генә күтәрүләре түгел. Әдилә җиденче сыйныфтан олимпадаларда даими катнашып, чыныгу алган. Шуңа да аны Илсур һадиуллинның беренче котлавы түгел.
Нәкъ менә телгә мәхәббәт тәрбияләү алымнары турында сүз Марат Әхмәтов бүлмәсендәге түгәрәк өстәл янында да дәвам итте.
Уңышка ирешүнең нигезе булырга тиеш. Ә бер гасыр тарихлы Норма мәктәбендә соңгы еллардагы күрсәткечләрне генә алганда да элеккечә әйтсәк бишле яңача 100 балл куярлык. Чөнки күптән түгел телләр комиссиясенең Балтачта узган зональ киңәшмәсендә дә әлеге мәктәп грант проектларында катнашу, милли белем һәм тәрбия бирү ягыннан гел мактап телгә алынды. Сәнгать, спортта да уңышлары сокланырлык. Бу шулай ук мәктәп коллективының, бигрәк тә җитәкченең уңышка ирешү өчен шартлар тудыра белүеннән килә.
Әдиләгә зыялылык юлын сайларга ярдәм иткән Энҗе Әсәдуллинаның әнисе дә аерым хөрмәткә лаек укытучы булган.Димәк укытучылык нәселдән-нәселгә күчә. Мондый укытучыга чәчәк белән бергә Атказанган дигән исем бирү дә жәл түгел. Анысы, әлбәттә, киләчәк эше, әмма бүгенгегә әйләнеп кайтсак, Әдилә ни өчен бердәнбер?
Үз-үзеңне тәнкыйтьли белү, Гомумән Тукай әйтмешли тәнкыйть кирәкле шәйдер. Әмма телебезгә булган иҗтыяҗны бетерүгә җәмгыять тә, халык та гаепле түгел. Ул аерым кешеләр хатасы. Димәк нәкъ мәктәптәгечә хаталар өстендә эш алып бару вакыты җиткән.
Бердәм дәүләт имтиханына телләр комиссиясе рәисенең үз карашы. Аның фикеренчә, чыбыркы шартлатып эшли торган эш түгел, кызыксыну уятырга кирәк.
Әти-әниләрнең, әби бабайларның ышанычын югалткан төп сәбәпкә бердәм дәүләт имтиханынының катнашы юк. Ул докторлык диссертациясе кебек катлаулы дәреслекләрдән, мәҗбүрияттән башланды. Шөкер, вәзгыть үзгәрә.
Нәкъ шул ук сүзләрне каһарман милләтәшебез Әдилә Шәйхетдинова да кабатлады. Бу очраклылык түгел билгеле. Татар теле, әдәбият дәресләре күбрәк булса, бәлки ул имтиханын 86 гына түгел ә бәлки 100 баллга бирер иде.
Депутатлар трибунасыннан Әдилә кебек татар телендә шартлатып сөйләүчеләр сирәк, Дөрес, Әдилә депутат булырга хыялланмый. Биредә алар экскурсиядә. Ул татар һәм рус теле укытучысы һөнәрен сайлап документларын КФУга тапшырган. Олимпиада һәм имтихан нәтиҗәләре аша аны укырга кергән дип тә исәпләргә мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары .