Республика ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммитын үткәрергә әзерләнә. 50 илдән 200дән артык делегат яшьләр миграциясе, социаль лифтлар һәм яшьләр эшкуарлыгы турында фикер алышачак.
Мөһим халыкара вакыйга 27 августка планлаштырылган, ул Казан белән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласы буларак әзерләнгән программа кысаларында узачак. Бу елга планнарда-чит ил кунаклары катнашында 10 чара үткәрү. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов Хөкүмәт Йортында узган оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.