Узган ел Әлмәт районында янгыннарда 1 баланың гомере өзелгән, икесенең тәне пешкән. Кайбер очракларда янгыннар балаларның саксызлыгы сәбәпле килеп чыккан. Балалар уенчык итеп янучан сыеклыкларны һәм шырпыны сайлаганда-бәлане көт, диләр янгын сүндерүчеләр. Ә янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Әлмәт янгын сүндерүчеләре шәһәр читендәге балалар лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрә. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар 500гә якын бала ял итүче “Солнечный” лагерында да булды.
Эакуация турында сигнал ишетелә. Күнеүләрдә катнашучылар аны диккать белән тыңлыйлар. Мондый очракларда каушап алмаска, тыныч булырга, янгын чыккан җирдән тизрәк чыгып котылу юлларын эзләргә кирәк. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар барысын да җентекләп контрольдә тоталар.
Балаларны эвакуацияләү-олыларның бурычы. Бу очракта әйдаманнар. Шуларның берсе Лилия Миннегалиева.Ул Чаллы педагогика университеты студенты, «Солнечный» лагерында Лилия икенче ел эшли. Лагерьда барлыгы 500гә якын бала ял итә. Алар өчен Әлмәт янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылар ачык дәрес үткәрде. Янгын сүндерүнең барышын карадылар.
Коткаручылар 19 һәм 20 отрядларның беренче сыйныф укучыларын үзләренең эш кораллары белән таныштырды. Металл кисү өчен зур кайчылар, махсус домкрат-коткару бригадасы машинасында барысы да бар. Тамашачылар игътибарын җәлеп иткәннән соң, эшкә күчәргә мөмкин.
«Солнечный», башка шәһәр яны лагерьлары кебек үк, урман үзәгендә урнашкан. Бу янгын сүндерүчеләргә проблема китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр янгын булса, лагерьда мәгълүмат тактасы куелган. Анда барлык гидрантларның крыны күрсәтелгән, биредә алар җидәү. Узган ел Әлмәттә янгында бер бала үлгән, икесе зыян күргән. Бәхеткә, быел балалар катнашында гадәттән тыш хәл теркәлмәгән.
Тимур Томанов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт шәһәре.