Татарстан республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясе Бакый Урманче тууына 125 ел тулу уңаеннан Бакый Урманче исемендәге Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы премиясенә конкурс башлануын игълан итте. Тулырак Ләлә Зәйнуллина сюжетында.
Күргәзмә-конкурска милли-мәдани аһәң өстәп “Алпар” этно-фольклор төркеме ачып җибәрүе юкка түгел. Бакый Урманче сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә иң абруйлылардан саналу белән беррәттән уен коралларында да уйнаган. Бакый Урманче исемендәге премия 1998 елдан бирле тапшырыла. Төрле елларда аны республиканың әйдәп баручы сәнгать белгечләре һәм рәссамнар ала.
Бәйге сәнгать әһелләренә һәм декоратив гамәли сәнгать юнәлешенә ярдәм итү һәм киң җәмәгатьчелек игътибарын милли сәнгатькә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Бәйгенең һәр номинациясында җиңүче билгеләнә. Шулай ук акчалата бүләкләү каралган. Өч залда эшләүче күргәзмә 21нче июльгә кадәр дәвам итә.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.