Буа районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу дәвам итә. Быел печәнне, нигездә, кечкенә бозауларга һәм сөт ташлаткан сыерлар өчен әзерлиләр. “Заря” агрофирмасының Нурвахит бүлекчәсендә бу эш инде төгәлләнү этабында. Аның барышы турында тулырак хәбәрчебез материалында.
Икенче трактор эскерткә ваклатылган печән сиптерә. Бу төргәкләрне явым-төшемнән саклау өчен эшләнә.
Агрофирмада печәнне җитәрлек күләмдә төргәкләгәннәр. Бу эшкә 22 техника җәлеп ителгән. Баш зоотехник әйтүенчә, биредә печәнгә ихтыяҗ 250 тонна. Бу күләмне костер һәм люцерна үләннәренең беренче катыннан хәстәрләгәннәр.
Үләннәрне оптималь 17 процент дымлылык белән чорныйлар. Биредә печән кечкенә бозауларга һәм сөт ташлаткан сыерларга гына биреләчәк. Ә сөтле сыерларны ел әйләнәсе бертөрле ашату планлаштырыла.
Агрофирма буенча печән барлыгы 5 мең тонна кирәк. Бүгенге көнгә шуның 3200 тоннасы хәстәрләнгән. Сенаж салу да дәвам итә.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары