Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Парламент хәбәрләре

13.07.2022
ДәүСоветта ниләр булып ята?

14 июльдә Татарстан Дәүләт Советы язгы сессиясенең финал утырышы була. Депутатлар кайсы мәсьәләләргә игътибарны юнәлтә? Шулар һәм парламентның башка хәбәрләре белән Ләлә Зәйнуллина таныштыра.

Көн тәртибенә якынча 20 мәсьәлә кертелде. Шуларның берсе — төбәкләрнең дәүләт символларына хөрмәт белән карамаган өчен җаваплылык турында закон чыгару инициативасы. Шулай ук депутатлар Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга өченче бала туганнан соң авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен социаль түләүләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Мондый ярдәм чарасы Татарстанда гамәлдә инде. Президиум утырышында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин республика Үзәк сайлау комитетының яңа составы ничек формалашачагы турында сөйләде. Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. Игорь Комаров парламент Рәисенә округ закон чыгаручылар Ассоциациясен үстерүдәге казанышлары өчен рәхмәт белдерде. 15 июльдә Әлмәттә Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә республиканың федераль программаларда һәм илкүләм проектларда катнашуы турында фикер алышырга ниятли.
Депутатлар сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру, квалификацияле педагоглар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карады, шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел нинди эшләр башкарыласын исәпләделәр.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда 1200дән артык ишегалды төзекләндерелә. Бу хакта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет һәм профильле комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышында билгеле булды. ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды, шулай ук кайбер республика законнарын карадылар. Комитет әгъзалары Казанның Кол Гали һәм Сафиуллин урамнарындагы йортларның ишегалларын карап чыкты. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы 2020нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды. Биш ел дәвамында Татарстанның күп фатирлы йортларының 7 меңгә якын торак йортын төзекләндерү планлаштырыла.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында мәктәпкәчә учреждениеләрне һәм гомуми белем бирү мәктәпләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барды. Утырыш Казан педагогика көллиятендә узды. Парламентарийлар гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алышты, кайбер федераль закон проектларын карадылар, 2022 елның язгы сессиясе чорында комитет эшенә йомгак ясалды. Республиканың Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, республиканың мәгариф системасында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли. Татарстан вузларында педагогик белгечлекләр буенча 16 меңнән артык студент белем ала. Профильле комитет әгъзалары көллиятнең уку аудиторияләрен һәм лабораторияләрен карадылар, әлеге белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан сигез ел элек Казан педагогика көллияте базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды.
……
Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар республикадагы демографик вәзгыять турында мәгълүмат тыңлады. Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч мәгълүматлары буенча, Татарстанда 4 миллион 5 мең кеше яши. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова сүзләренә караганда, беренче бала тапкан хатын-кызларның уртача яше арта бара. Галимнәр Татарстанда демографик процессларның динамикасын һәм сәбәпләрен анализлады.
Дәүләт Советы депутатлары авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү өлешендә Татарстан тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә тарату тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Моңа федераль бюджет акчаларын тоту тәкъдиме бар.
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, авылда хатын-кызларга ярдәм итү мәсьәләсе Идел буе федераль округы дискуссия мәйданчыгы утырышларының берсендә Закон чыгару җыены депутатлары тарафыннан күтәрелгән.
….
Игенчелектә заманча технологияләр кулланганда гына сугару системалары нәтиҗәле булачак. Бу хакта Марат Әхмәтов Лаеш районында профильле парламент комитетының күчмә утырышында белдерде. Халык ышанычлылары мелиорация нигезендә яшелчә үстерүнең уңышлы үрнәген карады.
“Нармонка» агрофирмасында сугарыла торган мең гектарда кәбестә, кишер, аш чөгендере, бәрәңге үстерәләр. Республикада сугарыла торган һәр гектарга 40 мең сум субсидия бирелә. Бу яшелчәнең үзкыйммәтен киметә.
Татарстан мелиораторлары Татагролизингның ярдәмче хуҗалыгы плантацияләрендә уңышлы эшлиләр. Монда парламентарийларга бөтен җитештерү чылбырын тәкъдим итәләр.
Республикада барлыгы 32 мең гектар сугарулы җир бар. Соңгы елларда мелиорация системасын үстерүгә 6 миллиард ярым сум акча тотылган. Парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанның агросәнәгать комплексына 2010нчы ел зур сабак булды, дип искә төшерде. Хәзер ел саен җирләрне сугаруга аерым игътибар бирелә.

Парламентның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында да мелиорациянең ролен билгеләп үттеләр. Комитет җитәкчесе Азат Хамаев фикеренчә, тармак ярдәмгә мохтаҗ. Ә “Нармонка” мисалында инде нәтиҗәләр күренә.
Моннан тыш, комитет утырышында депутатлар парламентка Экология һәм Җир кодексларына үзгәрешләр кертергә, шулай ук комитетның беренче яртыеллыктагы эше турындагы хисапны расларга тәкъдим итте. Бүгенгә парламент яңалыклары шулар.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Түбән Камада этләрне йөртү өчен тагын бер махсус мәйданчык ачылды

Кешеләргә һөҗүм иткән һәм тешләгән эт хуҗаларына штраф

10 июльдән 16 июльгә кадәр «Малоэтажная Россия» дигән Бөтенроссия автойөреше уза

Республиканың мәйданы 139 гектарга артты

Басуларда печән өсте

Басуларда печән өсте

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+