Әлмәттә нефть чыгару һәм эшкәртүне камилләштерү мәсьәләләренә багышланган саммит узды. Ул нефть химиясендәге яңа казанышлар күргәзмәсе белән ачылды.
Тармакта экологик яктан зыянсыз, җиңел, коррозиягә чыдам композит торбалар куллану чыгымнарны да киметергә булыша. Алар торак-коммуналь хуҗалыгында да кулланыла. Бу Россия нефть чыгару компанияләренең конкуренциягә сәләтен саклап калырга, тышкы факторларга бәйле булмаска ярдәм итә. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге икътисади санкцияләр шартларында дөнья базарындагы алдынгы позицияне саклап калу өчен тагын да тырышырга кирәклеген билгеләп үтте. . Узган ел республикада 34 миллион ярым тонна нефть чыгарылган. Үсешнең төп юнәлешләре-чималны тирәнтен эшкәртү, яңа биотехнологияләрне кулланышка кертү. Саммитта югары квалификацияле кадрлар әзерләү, югары нефть мәктәбе эшчәнлеген яхшырту бурычлары да кузгатылды.