Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә Казанда яшәүче аз керемле гаиләләргә, мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ите тараттылар. Бер көнне генә дә барлыгы 150 гаиләгә булыштылар. Татарстан Диния Нәзарәте каршындагы “Зякат” фондының игелекле эшләре хакында киләсе репортажда.
«Зәкят» фондының йөк машинасы Сара Садыйкова урамына килеп туктады. Аз керемле, күп балалы, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә, ялгыз мохтаҗ өлкәннәргә биш йөз килограммнан артык корбан ите таратылды.
Традиция буенча, Корбан бәйрәменә гаиләләр корбанга сарык чала. Итнең өчтән бер өлешен үзләренә калдырырга, калганын ярлы күршеләргә һәм мохтаҗларга өләшергә кирәк. Иганә алучы гаиләләр исемлеге алдан ук әзерләнгән.
Төргәкләрдә 3әр килограмм ит салынган.Мохтаҗларга ул бик саллы ярдәм. Бу акция традициягә әйләнде, 23 ел инде оештырыла. Берничә көндә барлыгы 3 тонна ярым ит тараталар.
Калган гаиләләргә корбан итен өйләренә китереп бирделәр яки социаль хезмәтләр аша тараттылар. Саваплы эш өчен мохтаҗлар ихлас рәхмәт белдерде.
Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан яңалыклары.