Чаллыда тонировкаланган пыялалы машиналар автоинспекторларның игътибарына эләкте. Шәһәрдә махсус рейдлар уза. Берничә экипаж Тынычлык проспектындагы «Уют кафесы» тукталышыннан ерак түгел кизү торды. Рейд нәтиҗәләре турында киләсе сюжетта.
Тынычлык проспектында хәрәкәт беркайчан да тукталмый диярлек. Эш көне азагына кадәр тагын берничә сәгать вакыт бар, ә машиналар шактый күп йөри. Автоинспекторларга кара пыялалы автомобильне күреп кенә калмыйча, аны туктатырга да өлгерергә кирәк. Шәһәрдә тонировка яратучылар аз түгел. Әйтик, бу шоферны беренче тапкыр гына туктатмыйлар.
Тонировка өчен биш йөз сум күләмендә штраф каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган өчен җәза катгыйрак.
Башкача әйткәндә, ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр штраф яки унбиш тәүлеккә административ җәза бирелә, яки мәҗбүри эшләргә билгеләнә. Рейд барышында автоинспекторлар махсус прибор ярдәмендә урында пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеген тикшерде. ЮХИДИдә аңлатуларынча, алынмалы пәрдәләре дә тонировкага тиңләштерелә.
Рейд вакытында 20дән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды, шуларның берсе-кагыйдәне кабат бозган өчен.
Елена Камалова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.