Татарстанда урман янгыннарының югары куркынычлыгы вакыты озайтылды. 15 нче июльгә кадәр аерым режим саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Урмарннарда учак ягарга, үлән яндырырга, шырпы, тәмәке ташларга, кояшта пыяла, янучы материаллар калдырырга ярамый. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, атнаның беренче яртысында эсселек саклана, югары температура пәнҗешәмбе көнне төшә башлый. Моннан тыш, атна дәвамында яшенле яңгырлар көтелә. Ял көннәрендә 28 градус чамасы температура көтелә.