“Хәзинә” музееның милли сәнгать галереясендә “Сугыш һәм тынычлык”дигән күргәзмә ачылды. Анда 50гә якын рәсем картинасы һәм монументаль әсәрләр тәкъдим ителде. Күргәзмәнең төп үзенчәлекләре белән Искәндәр Гыймалтдинов танышты.
Күргәзмә ике тарихи дата — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган. Экспозиция хәзерге иҗат эшлеклеләренең сугыш темасына булган мөнәсәбәтен күрсәтә, аның турында хәтер һәр гаиләдә диярлек сакланган. Хәрби тематика тарихчылар, сәясәтчеләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләренең даими игътибар үзәгендә. Сугыш фаҗигасе китергән афәтләр, тынычлыкны саклау, безнең хәзерге катлаулы һәм киеренке дөньяда ,гаять актуаль проблемалар булып тора.
Авторлар арасында — Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Александр Быстров һәм аның укучылары Роман Абдуллин, Чермен Гугкаев, Марат Кесаев, Сергей Некрасов. Яшь авторлар һәм аларның җитәкчеләре гомуми максатка ирешү өчен берләшкәннәр. Сугыш темасын безнең илдәге һәр гаиләдә саклана торган тарихи материаллар нигезендә, кешелеккә китергән тирән фаҗига буларак яктырталар.
Күргәзмәнең үзенчәлекле девизы — язучы Илья Эренбургның сүзләренән тора: «Халыклар өчен сугыш — күз яшьләре һәм кан, һәлак булган яшьлек һәм кимсетелгән картлык». «Сугыш һәм тынычлык» дигән күргәзмәнең концепциясендә сугышларның драма сәхнәләре һәм тыныч тормышның вакыйгалары белән тигезләнгән.
Күргәзмә Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбургның берничә мәйданчыгында тәкъдми итеелде ирнде, хәзер Казанда да ачылды. Күргәзмә 14 августка кадәр эшли.
Искәндәр Гыймалтдинов, Дамир Мухаметханов, Татарстан яңалыклары