Республикабызда өченче көн Корбан гаетен бәйрәм ителә. Корбанга чалынган ит якын туганнарга, мохтаҗларга өләшенә, дога кылына.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, традициягә тугрылык саклап, Корбан гаете бәйрәмендә Казандагы Галиев мәчетендә булды.