Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгате — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгате

09.07.2022
Җиңү көне  белән  татарстанлыларны Рөстәм Миңнеханов котлады

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Корбан гаете – Гайд әл-Әдха белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Дөнья мөселманнары бу ямьле бәйрәм көннәрендә олы мәрхәмәт буларак кешеләргә гөнаһлардан арыну һәм диндарлык юлларын күрсәткән Ярлыкаучы Аллаһка сыгынып, ихластан дога кыла. Изге Мәккәгә күңелен һәм уйларын юнәлткән, хаҗ сәфәренә чыккан миллионлаган мөэмин алдында хәзер дә, бик борынгы заманнарда кебек үк, кешеләрнең җанын иман нуры белән яктырта, сабыр тынычлык иңдерә һәм киләчәккә якты өмет уята торган бөек хакыйкать ачыла.
Корбан ул – Аллаһның әмеренә буйсыну, без аның нигъмәтләренә шөкер итәбез. Коръән Кәрим Раббының ризалыгына ирешергә, ата-аналарыбызга, газиз туганнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, әйләнә-тирәдәге һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Хәзерге четерекле заманда бу сыйфатлар кешелек өчен аеруча мөһим һәм тансык.
Үзенең бик борынгы шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләре белән дан тоткан Корбан гаете – республикабызда иң зур һәм иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бөтен Россия күләмендә уздыру белән бәйле рәвештә ул быел аеруча зур тантана төсен ала.
Күбебез бу юбилей уңаеннан мәйданга килгән тарихи вакыйгаларның шаһиты булдык, аларда катнаштык. 922 елда борынгы бабаларыбызның дәүләт дәрәҗәсендә Ислам динен кабул итүе күпчелек очракта Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән үзенчәлекле Россия цивилизациясе барлыкка килүнең, безнең гаять киң мөселман дөньясының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итүебезнең алшарты булды.
Мәрхәмәт иясе Аллаһның чиксез рәхмәте өчен аңа мәдхияләребезне күндерү белән беррәттән, динебез таралган башлангыч чорда күп хезмәт куйган, гасырлар дәвамында халыкны Раббыбыз күрсәткән хак юлдан тайпылдырмыйча алып барган шәхесләрнең олуг гамәлләрен бүген дә зур хөрмәт хисе белән искә алабыз. Корбан бәйрәме рухи офыкларыбызны киңәйтсен, иҗади хезмәттә булу һәм Ватаныбызны яклау өчен безгә бәрәкәтле көч бирсен!
Сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, бәхет телим. Барлык хәерле эшләребездә Аллаһ безне ярдәменнән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Татарстанда Идел елгасында теплоход баткан

Татарстанда Идел елгасында теплоход баткан

Тавыш бирү дәвам итә

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эш дәвам итә

Казанда Ураза гаете

Аллаһы Тагаләгә тугрылыкны сынау

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+