26нчы июненнән башлап, башкалабызда 98,6 FM ешлыгында һәм бөтен дөнья смартфоннары буйлап кушымта рәвешендә таралган “Китап” милли радиосы, республикабызның район һәм шәһәрләрендә әдәби-музыкаль десант рәвешендә узачак “Мин матурлык эзләп йөрим…” дип исемләнгән автомарафонга чыгып китте.
2 ай ярым вакыт дәвамында “Китап” радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә “җырлап” йөрүче “сәидәле” легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республикабызның район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга, моннан тыш Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли. Проектның төп максаты – “Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.