«Казан Экспо» үзәгендә «АгроВолга — 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Россия аграрийлары башкалабызга соңгы казанышлар белән танышу,агросәнәгать комплексы, шулай ук импортны алыштыру шартларында тармак үсешенең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелды. «АгроВолга» мәйданы 48 гектарны били.
Күргәзмәдә 400 дән артык компания тәкъдим ителгән. Традицион рәвештә яңа техниканы, запас частьләрне, җиһазларны күрсәтүдән тыш, эшлекле чаралар да уза. Агросәнәгать өлкәсендә фәнни-гамәли проектлар ярминкәсе уникаль блок булып тора. Аграр һәм ветеринария проектларын тәкъдим итәләр. Күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров экспозиция белән танышты, сөтчелек тармагында нәселле мөгезле терлек конкурсына старт бирде. Анда савым буенча дөнья һәм Европа дәрәҗәсенә ирешкән сыер савучылар катнаша. Шулай ук сакчыл җитештерү, азык-төлек иминлеге һәм авыл хуҗалыгын цифрлаштыру турында да фикер алышалар.