Корбан гаете көнне, 9 июльдә Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Транспорт төнге сәгать икенче яртыдан йөри башлый.
Гает бәйрәме сәгать өченче яртыда башлана. Өч тулып ун минуттан соң, вәгазь әйтелә, гает намазы укыла. Казанда корбан чалу өчен махсус 17 урын билгеләнгән.