Ислам диненең күркәм йоласына һәркайда киң әзерлек чаралары күрелә. Корбан чалу урыннары билгеләнде, Диния Нәзарәте каршындагы “Зякат” фонды корбан чалырга теләүчеләргә тәкәләр тәкъдим итә.
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфиры изге бәйрәмгә әзерлек, шулай ук малларны йогышлы авырулардан саклау, прививканы вакытында ясату, ветеринария кадрларын укытуның актуаль сорауларына багышланды. Студия кунагы -Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.